ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Федераль экологик оператор» ФДУП һәм «Кориб Металл» ҖЧҖ  Татарстан Республикасында хәвефлекнең I һәм II классларына караган аккумулятор батареялары белән эш итү буенча шартлар тудыру белән шөгыльләнәчәк.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть, газ химиясе форумы кысаларында чаралар дәвам итә.   Асылда, бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан нефть, газ, химия форумы – 2020 форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында «Экология» илкүләм проекты» темасына түгәрәк өстәл уза.

Бүген Kazan Expo күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть, газ, химия форумы ачылды.  Эш программасының беренче көне кысаларында «Экология» илкүләм проекты» темасына түгәрәк өстәл узачак.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры эш визиты белән Нурлат районында булды. Табигать саклау ведомствосы башлыгы М.Е. Сергеев исемендәге шәһәр гимназиясенең тантаналы линейкасында катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ул укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады һәм аларга яңа уңышлар һәм җиңүләр теләде.

2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр «100% Татарстан» онлайн-платформасында төрле тармаклардан йөзләгән спикер һәм профессионал Россиянең иң инновацияле төбәге тәҗрибәсе турында сөйли. Теләге булган һәркем, 100tatarstan.com сайтында теркәлү узып, онлайн-чараларга кушыла ала.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Әлмәт районында, Чупай авылы янында киң таралган файдалы казылмаларны чыгару шартларын бозу очрагы ачыкланган. Җир асты байлыкларыннан файдаланучы зат җир асты кишәрлеген җирләрне күчерү процедурасын үткәрмичә, шулай ук тау токымнарын үстерү буенча килешенгән план булмаган килеш кенә эшкәртергә керешкән.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иң тәҗрибәле хезмәткәрләренә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылды. Республиканың экологик тармагы өчен күп еллар дәвамында хезмәт куйган белгечләрне табигать саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков котлады.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 5257 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 1929 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


28
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Яр Чаллы га эшлекле сәфәр кылды. Визит программасында – Мәләкәс аръягындагы торак биләмәсендә локаль чистарту корылмаларын төзү эшләренең барышын карау. Чара «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International