Экологлар Мамадыш шәһәрендә каткан гудрон белән пычранган туфракка тап булган

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Мамадыш шәһәрендәге оешма территориясендә каткан гудрон рәвешендә туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау очрагына тап булган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы – 83 квадрат метр, күләме – 5,81 куб. метр.

Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, шулай ук административ хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә дә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International