Зәй районындагы Бигеш һәм Түбән Бигеш авылларында гидротехника корылмаларына капиталь ремонт уздыру эшләре төгәлләнгән. Чаралар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «2012-2020 елларда Россия Федерациясендә су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында уздырылган. Финанслауның гомуми суммасы 10,9 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан: 6,3 миллион сум, ТР акчалары хисабыннан – 4,6 миллион сум.
Түбән Бигеш авылындагы гидротехника корылмалары 1973 елда төзелгән булган, ә Бигеш авылындагы – 1977 елда, ике объектны да төзекләндерү таләп ителгән. Су баса торган чорда 160 якын кеше, авыл клубы, кибет, шулай ук транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары ихтимал су басу зонасында кала торган булган.
Бигеш авылындагы объектта җир плотинасына, су алу һәм су җибәрү җайланмаларына капиталь ремонт ясалган, ә Түбән Бигеш авылында өстәмә рәвештә дренаж һәм боз саклау корылмасы торгызылган. Төзелеш эшләрен «Татмелиоводстрой» ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкарган.
2020 елда «2012-2020 елларда Россия Федерациясендә су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыруга гомуми финанс күләме 1,5 млрд. сумнан артып киткән.
Исегезгә төшерик, 2019 елда, федераль бюджеттан җәлеп ителгән акча аркасында, республикада суларга тискәре йогынтыны чикләү буенча якынча 550 миллион сумлык эшләр башкарылган, бу исә 2,5 меңнән артык кешене су басудан сакларга һәм 1 млрд сум тирәсе гомуми ихтимал зыянны булдырмый калырга мөмкинлек биргән.