Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районында Возрождение урамы буенча законсыз чүплек урынын ачыклаган. Зур габаритлы калдыклар һәм тораклардан сортларга аерылмыйча чыгарылган чүп-чарның гомуми мәйданы 347 кв. метр булган, күләме – 69 куб. метр.
Хәзерге вакытта Казан шәһәренең Совет районы администрациясе тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.