Александр Шадриков Алабуга районында «Экология» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган чистарту корылмаларында булды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Эш визиты кысаларында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖнең район чистарту корылмаларын карады, анда үзгәртеп коруның беренче этабы төгәлләнгән. Эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Иделне савыктыру» федераль программасы нигезендә башкарылган. Объектта биологик чистарту резервуарлары торгызылган, юынтыларны механик чистарту өчен кыргычлы системалар, шулай ук ләмне аэрацияләү һәм кире кайтару системасы монтажланган. Бүгенге көндә реконструкциянең икенче этабы гамәлгә ашырыла. Проектның гомуми бәясе 1,4 млрд. сум тәшкил итә.  

Шулай ук, табигать саклау ведомствосы башлыгы «Сария Био-Индастрис Волга» заводының биологик чистарту корылмаларының яңа комплексында да булды, аны эшләтеп җибәрү агынты суларны чистарту өстенә хайваннар өчен азык җитештерүдән барлыкка килә торган агынты суларга бәйле атмосфера һавасына чыгарылган пычраткыч матдәләрне тирәнтен чистарту мөмкинлеген дә бирәчәк. Яңа чистарту корылмалары тәүлегенә 700 кубометрга кадәр агынты суларны зарарсызландырырга һәм чистартылган су ташлау сыйфатын нормативка җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Алга таба предприятие икенчел производствода чистартылган суны куллану өчен ультрафильтрация ысулын кулланырга планлаштыра. Өстәмә чистарту корылмаларын төзү һәм файдалануга тапшыру буенча барлык эшләр 2020 ел ахырына тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International