ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Бауман урамы буенча табигать саклау законнарын бозу, атап әйткәндә төзелеш кирпече һәм агач калдыклары урнаштырылган урынны ачыклаган.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән киңәшмә үткәрелде.
ТР Экология һәм табигать ресурлары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары гражданнар мөрәҗәгате нигезендә Совет районындагы Хезмәт урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыкларга тап булган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 375 кв. метр тәшкил итә.
Үсемлекләргә, хайваннарга һәм кешеләргә хуҗалык кирәк-яраклары өчен күпме су кирәк, һава чистарак булсын өчен нишләргә, шоколад яки туңдырма калдыкларын кая ташларга була?
Квест-уен экологик агарту һәм суга сакчыл караш пропагандалауга юнәлтелгән интеллектуаль уенны күздә тота. Чараны Федераль су ресурслары агентлыгы Экологик проектлар консалтингы институты белән берлектә үткәрә. Төп белем бирү партнеры – «Нетология» онлайн-укыту үзәге.
Шәһәр кешеләр яши торган киңлек, яшәеш киңлеге. Ел саен, 22 сентябрьдә бөтен дөнья буенча шундый девиз белән Автомобильсез бер көн билгеләп үтелә. Бәйрәм трамвай, троллейбус, автобус, метро һәм башка төр җәмәгать транспорты, шулай ук велосипед һәм җәяү йөрү өчен автомобильләрдән файдалануны киметүгә юнәлдерелгән.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә экологик күзәтчелекне гамәлгә ашырганда үзара хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган түгәрәк өстәл булды.
Узган ялларда узган Бөтендөнья чисталык көне кысаларында республиканың 3300дән артык кешесе яр буе территорияләрен җыештыруда актив катнашкан. Битараф булмаган гражданнар, шулай ук ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре 1800 капчык чүп-чар җыйган, 160 км яр буе зонасын чистарткан.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Яңа Михайловка авылында гражданнар мөрәҗәгате буенча биналарны җыештырудан һәм сүтүдән калган чүп-чар булуын ачыклаган. Тикшерү барышында әлеге җирләрнең «Ново-Михайловка Р» ҖЧҖ арендасында булуы ачыкланган.