Әлмәт районында 5 га җир төзелеш калдыкларыннан чистартылган

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Яңа Михайловка авылында гражданнар мөрәҗәгате буенча биналарны җыештырудан һәм сүтүдән калган чүп-чар булуын ачыклаган. Тикшерү барышында әлеге җирләрнең «Ново-Михайловка Р» ҖЧҖ арендасында булуы ачыкланган.

Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, шулай ук 10 мең сум күләмендә штраф салынган.

Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән. Экологлар күрсәтмәсе вакытында үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International