Алабуга шәһәрендә яшәүчеләр 7 мең кв. метрлы яр буе территориясен чистарткан. Акция барышында «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына ярдәм йөзеннән, Туйма елгасының яр буе зонасы һәм «Шишкин буалары» тәртипкә китерелгән.
Хәзерге вакытта тимер ватыкларын саклау мәйданчыгы каты бетон өслегенә ия, периметры буенча җиһазландырылган. Яңгыр суларыннан агып җыела торган су герметик коеларга туплана, өске агынты сулар шулай ук чистартыла.
«Чиста һава» операциясе бетеп килә. 10 июльдә башланып киткән чара кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, транспорт чарасыннан чыккан газларның чисталыгы буенча меңнәрчә автомобиль тикшерелгән.
Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чүп-чарны аерым җыю күнекмәләренә өйрәнде. Калдыкларны дөрес сортлау буенча экологик дәрес Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм җәмәгать инспекторлары катнашында үткәрелде.
Югары, урта һөнәри һәм урта махсус уку йортларының 15-30 яшьлек студентлары «Вода.online» россиякүләм студентлар экоквестында катнашу өчен чакырыла.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 5917 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 2267 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов һәм ТР экология һәм табигать ресурслары министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шадриков республика территориясе өстеннән очкыч ярдәмендә очып уздылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, сәүдә челтәрләре белән берләшеп, татарстанлыларны экологик агартуны тагын да байрак һәм кызыклырак итәргә омтылып, яңа чаралар һәм акцияләр үткәрүен дәвам итә. Казанның «Мега» сәүдә үзәгендә чираттагы чара инде бүген үк узачак.
Әлмәт шәһәр судына «Агроторг» ҖЧҖ һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ оешмаларын административ җаваплылыкка тарту турында материаллар җибәрелде. Тикшерү кысаларында экологлар компанияләрнең Әлмәт шәһәренең Урсалы микрорайонда 2 мең кв. метр күләмендәге чүплекне оештыруда катнашы булуын дәлилләгән.
Әлмәт районының Сосновка авылында, Садовая урамы буенча су объектына ирекле керү мөмкинлеге чикләнгән.