Бауман урамында рөхсәтсез чүплек бетерелгән

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Бауман урамы буенча табигать саклау законнарын бозу, атап әйткәндә төзелеш кирпече һәм агач калдыклары урнаштырылган урынны ачыклаган. Калдыкларның гомуми мәйданы 208 кв. метр булган, күләме – 270 куб. метр.

Юридик затка затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча беркетмә төзелгән. Бүгенге көндә территория тиешле санитар экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International