160 км яр буе территориясе тәртипкә китерелгән, 1800 капчык чүп-чар җыелган

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Узган ялларда узган Бөтендөнья чисталык көне кысаларында республиканың 3300дән артык кешесе яр буе территорияләрен җыештыруда актив катнашкан.  Битараф булмаган гражданнар, шулай ук ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре 1800 капчык чүп-чар җыйган, 160 км яр буе зонасын чистарткан.

Шулай итеп, Түбән Камада МойЭкоДень экологик акциясе узган. Өмә кысаларында Юртау күле буенда 10 гектардан артык яр буе полосасы чистартылган. Ә Яр Чаллыда акция «Сделаем! 2020» шигаре белән акция узган.  Автокаланың «Прибрежный» паркында поггинг форматында чүп җыю ярышлары үткәрелгән.  Җыелган барлык калдыклар «Гринта» төбәк операторы көче белән эшкәртүгә җибәрелгән. Шул ук көнне Яр Чаллы халкы Җиңү паркындагы «ЭкоОсень» IV төбәк интерактив фестивалендә дә катнашкан. Шәһәр халкы төрле экологик уеннарда, мастер-классларда катнашкан, агачтан поднослар, яфраклардан көзге букетлар ясаган һәм табигый материаллардан файдалы әйберләр сатып алган. Мәйданда шулай ук макулатура кабул итү, китап белән алмашу һәм дармарка оештырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International