Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Коррупциягә каршы көрәш чаралары буенча Министрлыкның рәсми сайтында бүлекләрне урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне үтәү мониторингы нәтиҗәләрен карау.
2. 2020 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан тапшырылган коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча күзәтүләрне карау.
3. 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 31 декабренә кадәр хисап финанс елы өчен Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген тикшерү нәтиҗәләрен карау.
4. 2020 елның беренче ярты елында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы федераль закон үтәлеше нәтиҗәләрен карау.
5. Кама буе территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру.