РФ Генпрокуратурасы коллегиясендә субъектларга тапшырылган йөкләмә кысаларында җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырылды

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә экологик күзәтчелекне гамәлгә ашырганда үзара хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган түгәрәк өстәл булды. Ведомство башлыгы Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, җир асты байлыкларын саклау һәм алардан файдалану турындагы законнарны үтәү күзәтчелек органнарының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның июнендә Россия генераль прокуроры Игорь Краснов рәислегендә узган коллегия шул мәсьәләгә багышланган иде.  

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Экология министрлыгының бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре турында доклад тыңлады. Әйтик, 2020 ел башыннан җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә закон таләпләрен бозуның 76 очрагы ачыкланган, 14,2 млн.сумлык штрафлар салынган, 2 җинаять эше кузгатылган.

Моннан тыш, ТР Экология министрлыгының хокук саклау органнары һәм прокуратура белән хезмәттәшлек итү алгоритмы, шулай ук уртак эшнең алга таба бердәм концепциясе турында да фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл Казан районара табигать саклау прокуратурасы, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе вәкилләре катнашында үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International