Казанда экологлар 375 кв. метр мәйданлы чүплек ачыклаган

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурлары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары гражданнар мөрәҗәгате нигезендә Совет районындагы Хезмәт урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыкларга тап булган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 375 кв. метр тәшкил итә.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ тикшерү эше кузгатылган, аның барышында административ җаваплылыкка тарту өчен гаепле затлар билгеләнәчәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International