Бүген – Бөтендөнья автомобильсез бер көн

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Шәһәр кешеләр яши торган киңлек, яшәеш киңлеге. Ел саен, 22 сентябрьдә бөтен дөнья буенча шундый девиз белән Автомобильсез бер көн билгеләп үтелә. Бәйрәм трамвай, троллейбус, автобус, метро һәм башка төр җәмәгать транспорты, шулай ук велосипед һәм җәяү йөрү өчен автомобильләрдән файдалануны киметүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы экологик акциядә 2009 елдан бирле актив катнаша. Ел саен аны республиканың 60 меңнән артык автомобильчесе хуплый.

«Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы волонтерлары транспортның альтернатив төрләрен куллануны пропагандалый. Әйтик, быел Бөтендөнья автомобильсез бер көн кысаларында 18-22 сентябрьдә хәрәкәт активистлары республика районнарында агарту акцияләре һәм веломарафоннар үткәрә. Бүгенге көндә велоузышларда һәм ЭКОдәресләрдә Кукмара, Азнакай һәм Мамадыш районнарыннан 100дән артык кеше катнашкан.

Акциягә Кукмара балалары да үз өлешен керткән. 7 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасы базасында сентябрь аеннан башлап Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе ярдәме белән «ПОМОГАЙ-КА» ECO-юл патруле штабы эшли. Автомобильсез бер көн алдыннан балалар автомобильчеләргә листовкалар тараткан, бер көнгә «тимер атларда» йөрүдән баш тартырга һәм табигатьне пычратудан сакларга тәкъдим иткән.

Атмосфераны пычратуның 70% артык өлеше автотранспорт өлешенә туры килә. Көн саен бер автомобильдән атмосфера һавасына 5-6 кг пычраткыч матдә чыгарылуын исәпкә алсак, акция үткәрелгән көнне автомобильләрдән чыккан пычраткыч матдәләр күләменең 300 тоннага кадәр кимүе турында сөйләргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International