ТР Экология министрлыгы каршында Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар ассоциациясе төзелде

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән киңәшмә үткәрелде. Республика территориясендә җир асты байлыкларын эшкәртү белән шөгыльләнүче компанияләр вәкилләренә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге хәлләр турында сөйләделәр, шулай ук чарага әзерлек кысаларында кергән сорауларга җаваплар һәм аңлатмалар бирелде. Аерым алганда, җир категориясен үзгәртү процедурасын үткәрү, нефть чыгару күләмен билгеләү, «бер тапкыр түләүләр»не исәпләү тәртибе каралды.

Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның килеп туган мәсьәләләрен хәл итү һәм киңәшмәдә катнашучылар белән нәтиҗәле уртак эш алып бару максатында, ТР Экология министрлыгы каршында Республиканың җир асты байлыкларыннан файдаланучылар ассоциациясен төзү турында коллегиаль карар кабул ителде. Ассоциация рәисе вазыйфасына бертавыштан «ТАТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин сайланды. Берләшмәнең составы һәм структурасы эш тәртибендә билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International