Яшел дөнья булачак! Казанның 97 нче мәктәп укучылары экобелем алган

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Үсемлекләргә, хайваннарга һәм кешеләргә хуҗалык кирәк-яраклары өчен күпме су кирәк, һава чистарак булсын өчен нишләргә, шоколад яки туңдырма калдыкларын кая ташларга була? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Идел буе районының 97 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2-3 сыйныф укучыларына бу һәм башка әйберләр хакында сөйләгән. Тулырак өйрәнү өчен балаларга «Әйләнә-тирә мохит. Табигать турындагы белемнәр» темасына презентация күрсәтелгән. ЭКОдәрес барышында укучылар игътибар белән тыңлаган һәм актив рәвештә үзләрен кызыксындырган сорауларын биргәннәр. Укучыларның экология буенча белемнәрен тирәнәйтү, җирдәге барлык тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү – мондый чараларның максаты, дип билгеләп үтә мәгариф учреждениесе педагоглары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International