2020 елның 18-20 декабрендә Казанда, «Байтик», «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика слеты булып узды. Республиканың 17 шәһәреннән һәм районыннан экологик берләшмәләрнең активистлары экология, табигатьтән файдалану һәм техносфера куркынычсызлыгы өлкәсендәге һөнәрләр турында тагын да күбрәк белү өчен бергә җыелды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ел йомгаклары буенча территориаль идарәләр хезмәткәрләрен билгеләделәр. Бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тапшырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Ел башыннан бирле Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 8581 мөрәҗәгать алынган.
Шуларның 3962 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 2020 елның гыйнварында ук Лениногорск предприятиеләренең берсе тарафыннан ташлана торган юынты суларның сыйфатын тикшерә башлаган.
Барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү максатында, чаралар онлайн-форматта Zoom ярдәмендә үткәрелде.
Балалар табышмакларга җавап биреп, уен биремнәрен үтәп, урманда гомер итүче тереклек ияләре белән танышкан, хайваннар һәм үсемлекләр өчен гомуми йорт буларак урман турындагы белемнәрен ныгыткан, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшергән.
Суд карары буенча оешмага 50 мең сум күләмендә административ штраф салынган. Юридик зат Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары таләпләрен үтәүдән читләшкән, атап әйткәндә, соратып алынган мәгълүматларны вакытында тапшырмаган.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Васильево бистәсенең Ленин урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыклары булуын ачыклаган.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.