ТР Экология министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.  Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Чара кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары «Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда республикада 5 федераль проект гамәлгә ашырылды – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы», «Урманнарны саклау», «Уникаль су объектларын саклау». Әлеге программаларны финанслауның гомуми суммасы 2,87 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан – 2 216,6 млн.сум.

Утырышта шулай ук атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станцияләре челтәрен үстерү перспективалары турында да сүз барды. Хәзерге вакытта Татарстанда шундый 16 станция һәм 6 күчмә экологик лаборатория эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International