2020 елның 18-20 декабрендә Казанда, «Байтик», «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика слеты булып узды. Республиканың 17 шәһәреннән һәм районыннан экологик берләшмәләрнең активистлары экология, табигатьтән файдалану һәм техносфера куркынычсызлыгы өлкәсендәге һөнәрләр турында тагын да күбрәк белү өчен бергә җыелды. Слетның өч көнлек белем бирү программасы «Табигатькә ничек профессиональ ярдәм итәргә» тренингыннан башланды, ә кич белән тантаналы ачылышта катнашучыларны ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының баш киңәшчесе Александр Маратканов һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева сәламләде.
«Skills сессия» белем бирү тренингы Республика слетын үткәрүнең икенче көненең төп вакыйгасы булды. Чара эксперты – ТР экология һәм табигат ресурсларs министры урынбасары Айрат Шиһапов Татарстанда актуаль экологик һөнәрләр турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Тренинг кысаларында катнашучылар «EcoSkills» һөнәри юнәлеш бирү конкурсы программасын эшләде. Укучылар үз эшләрен экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге эшлеклеләргә тәкъдим иттеләр, экспертлар катнашучыларның эшләренә компетентлы бәя бирде һәм үзләренең киңәшләрен җиткерде.
Республика слеты – ел саен үткәрелә торган «Чиста булачак» хәрәкәте чарасы, ул яшьләрне экологик проектларны тормышка ашыруга җәлеп итү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә.