Лениногорск оешмасы юынты суларны чистарту системасының камил булмаганы өчен 150 мең сум штраф түләячәк

2020 елның 18 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 2020 елның гыйнварында ук Лениногорск предприятиеләренең берсе тарафыннан ташлана торган юынты суларның сыйфатын тикшерә башлаган. Чистарту корылмаларыннан пробалар алынган, аммоний буенча нормативлардан тайпылу күрсәткече – 1,6 тапкыр, нитритлар буенча – 9,4 тапкыр, фосфатлар буенча – 18,3 тапкыр, хлоридлар буенча – 2,4 тапкыр, сульфатлар буенча – 2 тапкыр артык. Әлеге факт буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Аларны пычратыу, чүпләү һәм (яки) арыкландыру ихтималын бирерлек итеп, су объектларын саклауга карата таләпләрне бозу» дигән 8.13 статьясының 4 өлеше буенча беркетмә төзелгән.

Чыгарылган карар белән килешмичә, оешма Лениногорск шәһәр судына мөрәҗәгать иткән. Шикаять канәгатьләндерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International