Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ел йомгаклары буенча территориаль идарәләр хезмәткәрләрен билгеләделәр. Бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тапшырды.
Шулай ук чара барышында «Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иң яхшы дәүләт инспекторы» да игълан ителде. Ул – Кама буе территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Радик Садыйков, аңа 1 дәрәҗә диплом тапшырылды. 2 дәрәҗә диплом белән Үзәк территориаль идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Фәндүс Мөхәммәдиев, 3 дәрәҗә диплом белән Кама буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Виталий Сабиров бүләкләнде.
Александр Шадриков коллективка намуслы хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешүе өчен рәхмәт белдерде: «Сез күп еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш кертәсез. Сезнең тәҗрибәгез эш сыйфатын арттырырга һәм куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә ярдәм итсен».
Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш кертүе өчен Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы урынбасары Римма Миңнебаевага, Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы Алексей Полюшковка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Хезмәт эшчәнлегендә һәм Татарстан Республикасы территориясендә табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек мәсьәләләрен хәл итүдә югары күрсәткечләргә ирешүе өчен Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Мактау грамотасы белән күзәтчелек эшчәнлеген мониторинглау бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Венера Исмәгыйлева бүләкләнде.
Хезмәт эшчәнлегендә һәм Татарстан Республикасы территориясендә табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек мәсьәләләрен хәл итүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы урынбасары Римма Ибраһимова, Үзәк территориаль идарәнең 2 разрядлы өлкән белгече Фәндәс Мөхәммәдиев, Кама Аръягы территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Татьяна Мухина, экологик күзәтчелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Ирина Реутова, геологик күзәтчелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Илнур Хәкимов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Рәхмәте белән билгеләп үтелде.
Актив хезмәттәшлек, шулай ук законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Марат Узаков, Кама буе территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Денис Силютин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Транспортта Эчке эшләр органнары белән актив хезмәттәшлек итүе, табигать саклау законнарын бозуларны ачыклауда һәм булдырмауда намуслы хезмәте өчен Үзәк территориаль идарә башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев, Кама Аръягы территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Ландыш Халикова Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Казан линия идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Остазлык күрсәткәндә югары профессиональлеге, һөнәри-гамәли белемнәре һәм күнекмәләре өчен «Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мактаулы остазы» ведомство аерымлык билгесе белән бүләкләнүчеләр:
- Үзәк территориаль идарә башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев;
- Ык буе территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Эльза Вәлиева;
- Кама буе территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Оксана Колесова;
- углеводород чималы геологиясе бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Резедә Надыршина;
- Үзәк территориаль идарә консультанты Марат Сафин.
Күпьеллык намуслы хезмәте, табигатьтән рациональ файдалану, экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш кертүе өчен Үзәк территориаль идарә башлыгы урынбасары Анна Апаева, Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясенең әйдәп баручы белгече Алия Сабирҗанова Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда югары профессионализм өчен Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясенең машина йөртүчесе Самат Низамиев Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, табигатьтән рациональ файдалану, экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирә мохитне саклау үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
- Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясенең әйдәп баручы белгече Диләрә Беркутова;
- Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясенең әйдәп баручы белгече Нурия Вәлиева;
- Кама Аръягы территориаль идарәсенең аналитик контроль махсуслаштырылган инспекциясенең 1 категорияле белгече Эльвира Кадыйрҗанова;
- Кама буе территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Гөлназ Хаҗиева.