ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләре «Башка планета» халыкара экология квестында катнаша ала. Команданы укытучы (яки уку йортының башка вәкиле) һәм студентлар тәкъдим итә.


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Шилнә елгасына керү урынын чикләү очрагын ачыклаган. Тикшерү барышында ике җир кишәрлеге милекчеләренең табигать саклау законнарын бозуы ачыкланган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә калдыкларны туфракка ташлаган компаниянең гаепле булуын раслаган. Хокук бозучыга карата 100 мең сум күләмендә административ штраф салынган.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 8489 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 3941 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез, киңәшмә органының төп бурычы – югарыда күрсәтелгән өлкәдә оештыру һәм хокукый мәсьәләләрне хәл итү. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, җир асты байлыкларыннан файдалануда тәртип урнаштыру Министрлыкның өстенлекле бурычы булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Федераль экологик операторы» ФДУП, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.

Эш климатын яхшырту һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан административ басымны киметү максатларында, «Сыналган бизнес» интернет-порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы (алга таба – сораштыру) эшли башлаган, ул уздырылган тикшерүләр нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу буенча кыскача гына сораулардан гыйбарәт.


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле, 14 декабрьгә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көненең эпидемиологик хәлне тотрыкландыру чорына кадәр күчерелүе хакында искәртә.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында видеоэлемтә форматында керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү, дәүләт гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу, коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм вазыйфаи бурычларны үтәү мәсьәләләре буенча семинар булып узды.

«Кайнау ноктасы» – ул Стратегик инициативалар агентлыгының илкүләм технологик инициативаның төп бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән федераль проекты. Ачылу тантанасында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International