Экология министрлыгының территориаль идарәләрендә табигатьтән файдаланучылар белән ачык чаралар үткәрелде

2020 елның 18 декабре, җомга

Барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү максатында, чаралар онлайн-форматта Zoom ярдәмендә үткәрелде.

Төбәк дәүләт экологик күзәтчелек кысаларында мәҗбүри таләпләрне бозуларга юл куймау чаралары, шулай ук 2020 елның 2 яртыеллыгында хокук куллану практикасы тикшерелде.

Очрашуда катнашучылардан алынган барлык сорауларга да тиешле аңлатмалар бирелде. Аерым алганда, табигатьтән файдаланучылар предприятиеләрдә норматив табигать саклау документлары булмаган очракта, РФ законнарында нинди административ җәзалар каралуы хакында, күзәтчелек органнары 2021 елда планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрәчәкме-юкмы, дип аныклады, төзелеш объектларын исәпкә кую һәм судан файдалану килешүләрен төзү турында аңлатмалар бирүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International