Зеленодольск районында 180 кв. м мәйданлы чүплек бетерелгән

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Васильево бистәсенең Ленин урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыклары булуын ачыклаган. Табигать саклау законнарын бозу «Халык контроле» системасы аша билгеле булган. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы 180 кв. м. тәшкил итә, аның күләме –  32 куб. м.

Хәзерге вакытта җир кишәрлеге хуҗасы тарафыннан территория санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International