Буа шәһәрендә «Без - урман дуслары» дигән интерактив уен үткәрелгән

2020 елның 18 декабре, җомга

Балалар табышмакларга җавап биреп, уен биремнәрен үтәп, урманда гомер итүче тереклек ияләре белән танышкан, хайваннар һәм үсемлекләр өчен гомуми йорт буларак урман турындагы белемнәрен ныгыткан, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшергән. «Без - урман дуслары» дип исемләнгән интерактив уенны «Сказка» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасында үткәргәннәр. ЭКОдәрес барышында тәрбияләнүче балалар барлык биремнәрне дә кызыксынып үтәгән һәм уңай эмоцияләр күрсәткән. «Экологик уен мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик белемнәрне формалаштыруның нәтиҗәле алымы булып тора, мотивацияләрнең югары дәрәҗәсенә һәм әйләнә-тирәлек белән кызыксынуга этәргеч бирә. Мондый дәресләрнең төп максаты – үсеп килүче буында экологик культура нигезләрен формалаштыру», – дип билгеләп үтә педагоглар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International