Бүген Экология министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2020 елның 9 аенда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы хисапларга күзәтү.

2. 2020 елга коррупциягә каршы ведомство программасын гамәлгә ашыру турында хисап, Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупция күренешләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән Интернет һәм «Ышаныч телефоны» аша алынган мөрәҗәгатьләрдә, шулай ук гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган мәгълүматка мониторинг нәтиҗәләрен карап тикшерү.

3. Министрлыкта коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләрен карау.

4. Комиссиянең 2021 елга эш планын раслау.

5. Юридик һәм физик затларга 2019 елда һәм 2020 елның 9 аенда дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын үтәү нәтиҗәләрен карау.

6. Ык буе территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру.

7. 2020 елда территориаль идарәләрдә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында хисап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International