Лениногорск шәһәр суды «Строительная Компания-Идея «Юго-Восток» ҖЧҖне административ эшчәнлеккә комачаулаган өчен штрафка тарткан

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Суд карары буенча оешмага 50 мең сум күләмендә административ штраф салынган. Юридик зат Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары таләпләрен үтәүдән читләшкән, атап әйткәндә, соратып алынган мәгълүматларны вакытында тапшырмаган. Вазыйфаи затның законлы таләпләрен үтәмәү Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ тикшерү үткәрүгә каршылык тудырган.

Юридик затка карата экологлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 17.7 статьясы буенча беркетмә төзегән, шуннан соң материал Лениногорск шәһәр судына карап тикшерү өчен җибәрелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International