Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә форматында узган ведомствоара эшче төркем утырышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, Самара, Волгоград, Әстерхан өлкәләре һәм Идел буеның башка төбәкләре башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Утырышта 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр сусаклагычлар гидроузелларының эш режимнары кабул ителде:
– Куйбышев районы: ташландык суларны агызу чорында уртача 4500-5000 куб.м/с.;
– Түбән Кама районы: югары бьефта су дәрәҗәсен 62,7-63,5 м БС күләмендә саклап.
Киләсе утырыш 2021 елның 13 апреленә билгеләнде.