Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге базасында география укытучыларының республика семинары узды

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

«Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында география укытучысының осталыгын арттыру» - шундый исем белән Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге һәм КФУның География һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы география укытучыларының республика семинары үткәрелде.

«Соңгы берничә елда без, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә, яшь натуралистлар хәрәкәтен актив торгызабыз. Бу – өстәмә экологик эшчәнлек өлкәсе, ул укытучыларга балаларны экологик-агарту хәрәкәтенә җәлеп итәргә, ә балаларга яңа ачышларга һәм казанышларга баштанаяк чумарга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков, чараны ачып.

Семинар барышында республикада яшьләр хәрәкәтен үстерү, география дәресләрендә «Педагогик остаханә» технологиясе, чыгарылыш сыйныф укучыларының ЦОР чаралары белән белем бирү компетенциясен формалаштыру, заманча география кабинеты – мәктәпнең мәгълүмати-белем бирү мохитенең аерылгысыз өлеше һәм укучыларның функциональ грамоталылыгын күтәрү механизмнарын камилләштерү кебек темалар күтәрелде.

«Мин мондый чараларның күбәя баруына һәм Казанның география укытучыларының үзләренең белем бирү эшчәнлеген яхшырту өчен яңа күнекмәләр һәм осталык алуда мәнфәгатьле булуларына шатмын. Мондый семинарлар, бигрәк тә тирә-юньдә шулкадәр үзгәрешләр һәм ачышлар булган вакытта, кирәк», – дип нәтиҗә ясады КФУ профессоры Илгизәр Гайсин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International