27 март көнне 20:30 сәгатьтә «Җир сәгате-2021» кампаниясенә кушыл!

2021 елның 26 марты, җомга

«Җир сәгате» — халыкара символик акция, аның барышында экологлар планетаның киләчәгенә битараф булмау билгесе итеп, утны һәм көнкүреш электр приборларын 1 сәгатькә сүндерергә өнди. Глобаль масштабларда бу энергия куллануны киметергә, димәк, ресурсларны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан оештырылган акция планета табигатенә һәм ресурсларына җаваплы караш кирәклегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Быел акция 27 мартта, шимбә көнне, 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр узачак.

Проектның максаты – табигатькә сакчыл караш, планета ресурсларын акыллы куллану һәм экономияләү кирәклегенә игътибарны җәлеп итү. Акциядә 188 илдә 2 миллиардтан артык кеше катнаша, 18 меңнән артык архитектура һәйкәлендә яктылык җайланмалары сүндереп торылачак. Исегезгә төшерәбез, узган ел, «Җир сәгате» акциясендә катнашу нәтиҗәсендә, татарстанлылар 50 МВт электр энергиясен экономияләгән.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International