ТР Экология министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2021 елның 26 марты, җомга

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Докладлар белән әйләнә-тирәлекне саклау һәм проектлы планлаштыру бүлеге җитәкчесе Галина Бочкова, финанс контроле, исәп һәм хисаплылык бүлеге җитәкчесе Нияз Җәләлов, Үзәк территориаль идарә җитәкчесе Радик Нәҗметдинов һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Роберт Заһидуллин чыгыш ясады.  Чарада түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. «2020 елда табигать саклау эшчәнлегенә федераль һәм республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларны тоту турында».

2. «Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2020 елга бюджет үтәлеше».

3. 2020 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча күзәтүне карау.

4. 2021 елның 1 кварталында (2021 елның 26 мартына), Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупция чагылышлары турында, Интернетны һәм «Ышаныч телефоны»н да кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм гражданнарлан һәм юридик затлардан килүче мөрәҗәгатьләрдә булган мәгълүматларны күзәтү нәтиҗәләрен карап, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Коррупциягә каршы программасы чаралары үтәлүе турында җыелма хисап.

5. 2020 елда Үзәк территориаль идарәдә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру һәм 2021 елга бурычлар турында мәгълүмат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International