Вакыт бара, ә чүп-чар урынында ята бирә. Казанның законсыз чүплекләре шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозып кына калмыйча, экологиягә дә зыян сала

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары экологик рейд барышында табигать саклау законнарын бозуның 526 очрагын теркәгән. Алар арасында Казанның Совет, Киров һәм Мәскәү районнары территорияләрендәге эре чүплекләрне атарга мөмкин. Алар әле бүген дә тәртипкә китерелмәгән. Әйтик, 2019 елдан Царицын урманы территориясендә генә дә 220 кв. метр мәйданда, 44 куб.м күләмендә каты коммуналь калдыкларны күмүгә бәйле җитешсезлек бетерелмәгән.

2019 елдан башлап Затон урамы буенча Киров һәм Мәскәү районнары территориясе дә чүпләнүен дәвам итә, анда 2150 кв.метр мәйданда (930 куб.м) төзелеш калдыклары ташланган. Залесный торак биләмәсе янында да (23 куб.м) төзелеш калдыклары ята, Юдино урамы буенча – 5261 кв.м (263 куб.м), ә Юдино торак биләмәсендәге Колым урамы буенча чүп-чар ташлау мәйданы 13500 кв.м (954 куб.м) тәшкил итә.

Районнарда хакимиятләрнең барлык материаллары буенча административ даваплылыкка тартылучылар булган, ләкин җитешсезлекләрне бетерү чаралары күрелмәгән.

2020 елда Самосырово торак биләмәсе территориясендә табылган җитештерү һәм куллану калдыклары чүплеге дә бетерелмәгән. Ул вакытта чүпләнгән участокның мәйданы 6509 кв.м (9765 куб.м) дип исәпләнгән булган. Әлеге факт буенча Совет районы администрациясе шулай ук административ җаваплылыкка тартылган.

Экологларның югарыда күрсәтелгән администрацияләр адресларына бирелгән күрсәтмәләре бүгенге көндә үтәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International