«ЭКВЕСТ» V Республика онлайн конкурсына кушылыгыз!

2021 елның 26 марты, җомга

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы 1 апрельдән 15 майга кадәр республика балалары һәм яшьләре өчен конкурс оештыра.

Конкурста катнашу өчен мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, шулай ук Татарстан Республикасының югары һөнәри һәм урта белем бирү учреждениеләре базасында оештырылган, 6-8 кешелек командалар чакырыла.

Конкурс кысаларында катнашучы командалар үзләренең белем бирү учреждениесе базасында төрле экологик агарту, санитар һәм социаль әһәмиятле чараларны үткәрү буенча биремнәр ала. «ЭКВЕСТ» конкурсында иң күп балл җыйган командалар җиңүче булачак.

Катнашу өчен 2021 елның 31 мартына кадәр https://clck.ru/TXCG8 адресы буенча индивидуаль теркәлү узарга кирәк. Чара турында тулырак мәгълүмат:  https://clck.ru/MtZv.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International