Бүген Буа шәһәрендә һәм Теләче авылында санитар-экологик икеайлык кысаларында эш оештыру турында фикер алыштылар

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген Буа шәһәрендә һәм Теләче авылында узган зона киңәшмәсендә санитар-экологик икеайлык кысаларындагы эш турында сөйләштеләр. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ведомство хезмәткәрләре, башкарма комитетлар, предприятиеләр һәм ТКХ оешмалары җитәкчеләре, Министрлыкның Төньяк, Идел аръягы территориаль идарәләренә караган муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре һәм административ-техник инспекцияләре җитәкчеләре катнашты.

Фаяз Шакиров торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчүгә әзерлек турында сөйләде. Шулай ук баш дәүләт инспекторы хезмәттәшләрен халык белән даими аңлату һәм оештыру эшләре алып барырга, территорияләрдә төзелеш чүп-чарын вакытында чистартуны тәэмин итәргә, җирдән файдаланучыларга санитария зоналарын беркетергә чакырды.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Бу – республиканың табигать саклау ведомстволарының көчәйтелгән эш режимы вакыты. Икеайлык йомгаклары буенча иң актив халык, уку йортлары, предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан журналистлары бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International