«ЖИКСТРОЙ» ҖЧҖ табигатькә 2 млн 470 мең сумлык зыянны каплаячак

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арбитраж суды Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең әйләнә-тирә мохиткә 2 470 248 сум күләмендә китерелгән зыянны түләттерү турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның апрелендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Казан шәһәренең Җиңү Проспекты һәм Минская урамнары киселешендә 1600 кв. метрдан артык мәйданлы җирдә төзелеш калдыклары өемен ачыклаган булган, бу исә «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясын бозу булып тора. Әлеге факт буенча «ЖИКСТРОЙ» ҖЧҖ карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән һәм 100 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган. Территориаль идарә белгечләре әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләгән. Суд тикшерүе кысаларында әлеге бозуны бетерү һәм җир кишәрлеген тиешле халәткә китерү өчен предприятие тарафыннан тотылган чыгымнарны исәпкә алып, суд әлеге сумманы киметкән. Хәзерге вакытта 2 470 248 сум түләттерелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International