Бүген Чистай шәһәрендә һәм Биектау авылында зона киңәшмәләре узды

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Министрлык тарафыннан Чистай һәм Биектау авылларында зона киңәшмәләре үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ведомство хезмәткәрләре, Башкарма комитет, предприятие һәм ТКХ оешмалары җитәкчеләре, Идел-Кама, Үзәк территориаль идарә карамагындагы муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре һәм административ-техник инспекцияләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш барышында Фаяз Шакиров торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчүгә әзерлек турында сөйләде. Киңәшмә кысаларында шулай ук коммуналь техниканың әзерлеге, полигоннарның эш режимы турындагы мәсьәләләр дә каралды, шул исәптән җир асты байлыкларыннан файдалануның төп мәсьәләләре тикшерелде. Өстәмә рәвештә «Эковесна-2021» республика акциясен үткәрү турында аңлатмалар бирелде, акциянең район этабын үткәрү кагыйдәләре һәм киңәшләр җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International