14 майдан 16 майга кадәр Казанда Германия һәм Россия экспертлары катнашында экология, инклюзия һәм каршылыксыз тирәлек темасына тотрыклы үсеш фестивале үткәрелде.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2084 мөрәҗәгать кергән.
Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 12.05.2021 ел, №329 карары нигезендә, Татарстан Республикасында 14 майдан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела.
Лениногорскида суд приставлары «Водоканал» ҖЧҖдән 3 миллион сумнан артык штраф түләттергән. Элегрәк оешма Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше буенча каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган булган.
Чарада ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашкан. Дәреснең беренче өлешендә кече төркем балалары «Ручеек» дип исемләнгән спектакль әзерләгән, анда табигатьтә су әйләнеше турында сүз барган.
Казанның 175 номерлы гимназиясендә булган фаҗига аркасында һәлак булган һәм зыян күргән затларның ата-аналары, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Зыян күрүчеләргә тиз арада сәламәтләнергә насыйп булсын, ачы югалту хәсрәтен кичерүдә түземлек телибез.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 5 муниципаль район: Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнары территорияләре һавадан торып тикшерелгән.
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР Табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы вазыйфасына Айрат Шиһапов билгеләнде. Элегрәк ул ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары вазыйфасын башкарган иде.
«Эковесна2021» акциясе кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече, Яр Чаллы шәһәренең 39нчы «Весёлый улей» балалар бакчасындагы тәрбиячеләр белән берлектә, тәрбияләнүче балалар өчен экологик дәрес үткәргән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Шуширмә торак пунктының көнбатыш өлешендә чүпләнгән кишәрлеккә тап булган. Территориядә кәгазь һәм катыргы, пленка, полиэтилен савытлар, резин шиннар, шулай ук торак чүп-чары ташланган. «Законсыз чүплекләрнең гомуми мәйданы – 232 кв. метр, күләме – 15 куб.метр», – дип хәбәр итте экологлар.