ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 1780 мөрәҗәгать алынган.


7
май, 2021 ел
җомга

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре, «ПЖКХ» ИК белән берлектә, контейнер мәйданчыкларында төзелеш калдыкларын ташлауга бәйле закон бозу очракларын ачыклау буенча рейдка чыкты. Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы территориясе, аерым алганда, Давыдов, Черкасов, Үзәк-Мариупольская урамнары тикшерелде.

Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында Арча шәһәренең Җиңү паркында экологик бәйрәм үткәрелгән.


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

«Ут белән шаярма!» – «Не играй с огнем!» – 5 нче номерлы «Солнышко» балалар бакчасында шундый исем белән татар телендә театральләштерелгән тамаша булган.


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан республикада тантаналы тематик чаралар үткәрү планлаштырылган.

Ютазы районының Әбсәләм авыл җирлеге территориясендәге туфракны кирпеч ватыклары, сортларга аерылмаган торак калдыклары, шулай ук пластик шешәләр белән чүпләгәннәр.

Экологик тәрбия бирү һәм су ресурсларына сакчыл караш үстерү максатында Яр Чаллы шәһәренең 68 нче мәктәбендә «Без эчә торган чиста су» дигән темага дәрес үткәрелгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районының Писмән авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдык ташлау фактына тап булган.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалар арасында сораштыру оештыра. Сораштырулар «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Мәгълүмат куркынычсызлыгы» федераль проектының чаралар планында каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International