Югары класслы янгын чыгу куркынычы барлыкка килү сәбәпле, урманнарга бару тыела

2021 елның 14 мае, җомга

Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 12.05.2021 ел, №329 карары нигезендә, Татарстан Республикасында 14 майдан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела. Чикләү республика урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында.  

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылачак һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелачак.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман биләмәләрендә патруль көчәйтелде, ял көннәрендә кешеләр урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылды. Шулай ук янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән урман янгыннары турында хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының да, тулы әзерлеге тәэмин ителде», – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20  станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International