Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков вертолет ярдәмендә республика территориясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында башкарылган эшләрне тикшерде. Авиарейд Лаеш, Мамадыш, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Менделеевск районнары буенча узды. Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә башланган иде, бүгенге көндә 3300дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, аларның 2700дән артыгы бетерелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районының 3нче мәктәбендә һәм 1нче гимназиясендә «Су – яшәү нигезе» дигән темага экология дәресләре уздырган. Максаты – яшәеш өчен әһәмиятле ресурс буларак, суны саклау һәм суга карата сакчыл караш турында укучылар аңына җиткерү.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Апас районының Дәүләки торак пункты читенең көньяк-көнбатыш өлешендә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын ачыклаган. Җитештерү һәм куллану калдыклары, шулай ук торак чүп-чары 121 кв. метр мәйданлы территорияне били, күләме – 45 куб. метр.
20 майда илнең барлык Идел буе төбәкләре Бөек елга – Идел көнен билгеләп үтә. Чара алдыннан «Эфир» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе, белгечләрнең нинди фаразлар бирүе һәм уылдыкка ничек тәэсир итүе турында сөйләшәчәк.
Казанның 4 нче номерлы мәктәп-интернатында шундый исемдә проект тормышка ашырыла. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм мәктәп-интернатның уртак экологик эшчәнлеге 10 елдан артык дәвам итә.
22 майда 18:00 сәгатьтә Казанның Мега сәүдә үзәгенең Вкусный бульварында экология турында популяр фактлар турында фикер алышуга багышланган лекторий узачак. Тән тиресенең сәламәтлеген ничек сакларга, экология дигәндә галимнәрнең нәрсә белән шөгыльләнүен, нинди пластикның күзгә күренмәвен һәм аның әйләнә-тирәлеккә куркыныч тудырамы-юкмы икәнлеге – «Экологик мифлар» дигән лекцияләр сериясе кысаларында катнашучылар бу сорауларның барысына да җавап беләчәк.
Элегрәк ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Исергәп авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урынын ачыклаган булган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 350 кв. метр тәшкил итә, күләме – 40 куб. метр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Колаңгы торак пунктының көнбатыш өлешендә җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлау очрагын ачыклаган. Рөхсәтсез калдыклар ташлау мәйданы 270 кв. метр тәшкил итә, күләме – 12 куб. метр.
«Эковесна2021» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Зеленодольск муниципаль районы Коргуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Су – яшәү чыганагы» дигән темага экология дәресе уздырган.
Азнакай районының Тымытык авылы территориясен каты көнкүреш калдыклары белән чүпләгәннәр.