Вертолеттан күзәтү барышында экологлар табигатьне саклау законнарын бозуның 80нән артык очрагын ачыклаган

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 5 муниципаль район: Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнары территорияләре һавадан торып тикшерелгән. Очышны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстанның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов Идел аръягы территориаль идарәсе җитәкчесе Николай Васин белән гамәлгә ашырды. Рейд барышында табигать саклау законнарын бозуның 80 очрагы теркәлгән, аларның күбесе рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары.

Бүгенге көндә Апас, Тәтеш һәм Буа районнарында чүплекләрне бетерү эшенә керешкәннәр. Хәзерге вакытта, шулай ук, хокук бозуларны оператив рәвештә бетерү һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатында җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International