Казан шәһәренең 91 нче номерлы «Улыбка» балалар бакчасында кэология дәресе уздырылган

2021 елның 14 мае, җомга

Чарада ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашкан. Дәреснең беренче өлешендә кече төркем балалары «Ручеек» дип исемләнгән спектакль әзерләгән, анда табигатьтә су әйләнеше турында сүз барган. Экология дәресенең икенче өлешен чүп-чарны аерым җыю темасына багышлаганнар. Экологлар балаларга әйләнә-тирәлекне саклау өчен дуаль сортировканың мөһимлеге турында сөйләгән. Балалар кызыклы әңгәмәгә җәлеп ителгән һәм биремнәрне бик теләп үтәгән, калдыкларны икенчел эшкәртү турындагы белемнәрен тәҗрибәдә күрсәткән.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Мисал өчен, биредә инде файдаланылган ток чыганакларын җыю традициягә әйләнгән һәм соңгы тапкыр 54 кг җыелган. Экологик дәрес ахырында, тәрбияләнүче балалар, ата-аналар һәм балалар бакчасы коллективы көче белән җыелган батарейкалар экологларга алга таба утильләштерү өчен тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International