Яр Чаллы шәһәренең 39нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр табигатьнең күптөрлелеге белән танышкан

2021 елның 11 мае, сишәмбе

«Эковесна2021» акциясе кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече, Яр Чаллы шәһәренең 39нчы «Весёлый улей» балалар бакчасындагы тәрбиячеләр белән берлектә, тәрбияләнүче балалар өчен экологик дәрес үткәргән. Чараның максаты – балаларда тулы канлы һәм төрле яклы үсеш өчен кирәкле экологик культура һәм шәхеснең фундаменталь компонентларын формалаштыру. «Табигать – тәрбиянең иң мөһим чараларыннан берсе һәм баланы әйләнә-тирәлеккә җәлеп итү чыганагы, шуңа күрә безнең бурыч – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү кызыксынуларын, шулай ук табигатькә эмоциональ мөнәсәбәтен үстерү», – дип билгеләде Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре. Дәрестә балалар тере һәм тере булмаган табигать, тере хайваннарның күптөрлелеге, аларның үсеше, үрчүе һәм яшәү тирәлегенә җайлашуы белән танышкан.

«Киләчәктә балалар табигатькә сакчыл һәм кайгыртучан карасын өчен, без аларны дәресләрдә табигать дөньясы белән таныштырабыз һәм көн саен бу күнекмәләрне күзәтүдә, тәҗрибә һәм уеннарда ныгытабыз», – дип хәбәр итте педагоглар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International