Кайбыч районында оператив рәвештә 232 кв. метр мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 11 мае, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Шуширмә торак пунктының көнбатыш өлешендә чүпләнгән кишәрлеккә тап булган. Территориядә кәгазь һәм катыргы, пленка, полиэтилен савытлар, резин шиннар, шулай ук торак чүп-чары ташланган. «Законсыз чүплекләрнең гомуми мәйданы – 232 кв. метр, күләме – 15 куб.метр», – дип хәбәр итте экологлар.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Борындык авыл җирлеге башлыгы адресына рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетерү турында таләп җибәрелгән, шуннан соң территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International