ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары билгеләнде

2021 елның 11 мае, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР Табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы вазыйфасына Айрат Шиһапов билгеләнде. Элегрәк ул ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары вазыйфасын башкарган иде.

Шиһапов Айрат Миңнемарсил улы 1990 елның 17 августында Свердловск өлкәсенең Реж шәһәрендә туган.

2012 елда Урал дәүләт элемтә юллары университетын (әйләнә-тирә мохитне инженерлык ягыннан яклау, инженер-эколог), «Россиянең беренче президенты Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ (икътисад һәм предприятиедә идарә итү (машина төзелешендә), икътисадчы-менеджер) тәмамлый.

03.09.2012-29.03.2016 – Урал федераль округы буенча Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт департаментының әйдәп баручы белгеч-эксперты, экологик күзәтчелек бүлеге җитәкчесе;

04.04.2016-24.11.2016 – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе консультанты;

25.11.2016-28.09.2018 – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары;

01.10.2018-01.09.2019 – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Корпоратив институты директоры;

02.09.2019-10.05.2021 – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары;

11.05.2021 башлап – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының Табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы.

Бүләкләре: Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Рәхмәт хаты. Биология фәннәре кандидаты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International