Казанда Meet-Up «На районе» тотрыклы инициативалар фестивале узды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

14 майдан 16 майга кадәр Казанда Германия һәм Россия экспертлары катнашында экология, инклюзия һәм каршылыксыз тирәлек темасына тотрыклы үсеш фестивале үткәрелде. Чара шәһәрнең ике мәйданчыгында – МЕГА сәүдә үзәгендә һәм Алафузов фабрикасында узды.  Meet-Up «На районе» чарасы Россиядә Германия елына багышланган. Оештыручылар – Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге, Мәскәүдәге Гете-Институт, шулай ук Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы.

Алафузов фабрикасы мәйданчыгында катнашучыларны ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР Табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов сәламләде. «Экологиягә кагылышлы мәсьәләләр аның барлык өлкәләрендә кешелекне инде күптән борчый һәм инде тормышыбызның бер өлешенә әйләнә», – дип билгеләп үтте спикер һәм катнашучыларга шәһәр үсешенә яңа перспективалар кертү өчен проект кысаларында яңа партнерлар табуларын теләде. Шулай ук Алафузов фабрикасында эко-брендинг белгече Роман Саблин чыгыш ясады, ул экологик гадәтләр һәм экологик яшәү рәвеше турында сөйләде.

Шунысын билгеләп үтик, Россиядә Германия елы кысаларында 2021 елның ноябрь ахырына кадәр бөтен ил буенча мәдәни чаралар, яшьләр һәм дискуссия форумнары, шулай ук фәнни-икътисадый конференцияләр планлаштырылган.

Мeet-Up «На районе» – ул очрашу, идеяләр белән уртаклашу һәм үз тирәңдә дөньяны актив үзгәртеп коруда мәнфәгатьле барлык кешеләр өчен илһам алу платформасы. Активистлар, эшкуарлар, түрәләр, блогерлар экология, инклюзия, берләшмәләрне тотрыклы үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү буенча иң актуаль проектлар белән танышу өчен формаль булмаган шартларда күрешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International