ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2021 ел
җомга

Әлмәт шәһәренең 2нче лицее укучылары ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә булганнар. Аналитик контрольлек буенча махсус инспекция белгечләре балалар өчен лаборатория буенча экскурсия үткәргән. Балаларга пробалар, химик һәм токсикологик анализны сайлап алу процедурасын күрсәтелгән һәм химик процессларның серләрен ачканнар.

Экологик мониторинг кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре калдыкларны санкциясез ташлау фактын ачыклаган. Чүплек урыны Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлегенең көнбатыш читендә элеккеге полигон территориясендә теркәлгән. Мәйданы – 200 кв.метр, күләме – 100 куб.метр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама шәһәре гражданнарыннан шундый мөрәҗәгать алынган. Экологлар әлеге адрес буенча оператив рәвештә әлеге урынга барып кайтканнар. Участокны карау барышында 200 данәдән артык резин тәгәрмәч күләмендә санкцияләнмәгән чүплек булуы ачыкланган. Чүплекнең мәйданы – 55 кв. метр.

Бу бәйрәм югары киңлектә яшәүче һәм эшли торган һәркемгә якын. Бу үз тормышын Арктика белән Антарктиканы үзләштерүгә багышлаган төрле һөнәр вәкилләренең күренекле казанышларын тану көне.


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Крутушка поселогында  «Байтик» савыктыру лагере базасында Татарстан Республикасы яшьләр экологик оешмаларының V «Эковолна» форумы башланып китте. Фестиваль 22 майга кадәр дәвам итәчәк, анда республиканың 26 районыннан, табигать саклау һәм экологик агарту эшчәнлеге алып баручы җәмәгать оешмаларыннан 170 якын вәкил катнашачак.

22 майда барыгызны да Идел көненә багышланган «Вода России» бөтенроссия акциясенең экомарафонында катнашырга чакырабыз. Чара «Түбән Заречье» пляжында (Казан, Мәскәү районы) «Экология» илкүләм проекты кысаларында узачак. Катнашучыларны теркәү – 10:30 сәгатьтә, чара 11:00 сәгатьтә башлана.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Менделеевск шәһәрендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклаган. Төзелеш һәм коммуналь калдыклар Пионерская урамы буенча гомуми мәйданы 530 кв. метрлы территориядә урнаштырылган, күләме – 20 куб. метр.

Бүген Идел буеның барлык шәһәрләре һәм өлкәләре Идел көнен билгеләп үтә. Идел елгасы – Россия символы, аның бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Җирдә иң зур елгаларның берсе, аның озынлыгы – 3530 км, ә су җыю бассейнының мәйданы – 1360 мең км².

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш, Кама буе, Кама аръягы территориаль идарәләре хезмәткәрләре Куйбышев тимер юлы, Росприроднадзорның ТР буенча Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм ТР Муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, «РЖД» ААҖ бүлеп бирелгән полосаларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне тикшергән. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән.  


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 4 нче «Светлячок» балалар бакчасында экологик дәрес үткәргән. Чара барышында безнең тормышыбызда су темасы ачылган. Балаларга тәҗрибә күрсәтелгән, кеше һәм табигать өчен су ресурсларының әһәмияте турында сөйләгәннәр, шулай ук сулыкларны саклау буенча киңәшләр бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International