Баулы районында Исергәп авылы территориясе тәртипкә китерелгән

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Элегрәк ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Исергәп авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урынын ачыклаган булган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 350 кв. метр тәшкил итә, күләме – 40 куб. метр.

Экологлар «Әйләнә-тирәлекне саклау турында»  2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы һәм 2001 елның 25 октябрендәге 134-ФЗ номерлы РФ Җир кодексының 42 статьясы буенча экологик тикшерү акты төзегән. Хәзерге вакытта Исергәп авыл җирлеге администрациясе территорияне җыештырган. 

Исегезгә төшерәбез, республикада иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе эшли. Табигатьне саклау законнары бозылу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International