Казанның 4 нче номерлы мәктәп-интернатында шундый исемдә проект тормышка ашырыла. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм мәктәп-интернатның уртак экологик эшчәнлеге 10 елдан артык дәвам итә. Шулай итеп, бүген Министрлыкның Ветераннар советы рәисе Елена Гыйльмиҗанова тәрбияләнүчеләргә яшь буынга экологик тәрбия бирү һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында лекция укыган. Аннары интернат укучылары педагоглар белән бергә теплицага помидор үсентеләрен утырткан, ә янәшәдәге территориядә Дейция Кандидиссима, спириея, гортензия һәм ясмин үсентеләре утыртылган.
Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә А.И. Щеповских исемендәге Әйләнә-тирә мохитне саклауга төбәкнең иҗтимагый теләктәшлек фонды тарафыннан оештырылган.
«Бүген безнең белән экотирәлекләрнең яңа формаларын оештыру өстендә өлкән сыйныф укучылары эшләде, алар әле 2-3 сыйныфта укыган чорда ук «Үз агачыңны утырт» акциясендә катнашканнар иде. Шунысы игътибарга лаек, хәзер алар утырткан куаклар чәчәк ата һәм куаклана бара. Бу – экологик белем бирүнең системалы һәм өзлексез булуы нәтиҗәсе», – дип билгели Елена Гыйльмиҗанова.