Апас районында оператив рәвештә чүплек бетерелгән

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Колаңгы торак пунктының көнбатыш өлешендә җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлау очрагын ачыклаган. Рөхсәтсез калдыклар ташлау мәйданы 270 кв. метр тәшкил итә, күләме – 12 куб. метр.

Хәзерге вакытта Дәвеш авыл җирлеге администрациясе тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International